Мәскәү һәм Бөтен Русия Рус Православие Иске йола Чиркәве (РПСЦ) митрополиты Андрианга (А.Г.Четверговка) һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына иҗади конкурс әлеге шәхес турындагы истәлекне мәңгеләштерү максатында уздырыла.
Һәйкәлне Петербург, Ульянов-Ленин һәм Старообрядческий урамнары кисешкән чатта, РПСЦ Кафедра соборы каршында урнаштыру каралган. Конкурс быелның 01 апреленнән 30 июненә кадәр уздырыла.
http://mincult.tatarstan.ru/rus/tvorcheskiy-konkurs-na-luchshiy-eskizniy-proekt.htm
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте