28 мартта туристлык программасы кысаларында Казан халык һөнәрчелеге техникумында Екатеринбургның мәктәп укучылары һәм укытучылары кунакта булып китте.
Алар өчен техникум белән таныштыру экскурсиясе уздырдылар, студентлар башкарган эшләр белән таныштыру күргәзмәсе оештырдылар. Балалар халык һөнәрчелеге эшләнмәләре җитештерү буенча осталык дәресендә бик теләп катнаштылар.
ПРограмма ахырында һәр укучы үз куллары белән татар милли баш киеме – калфак эшләп, аны Казан турында истәлек итеп алып китте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте