2 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында Беларусь белән Россиянең бердәмлек көненә багышланган концерт узачак.
Тамашачыларга Белоруссиянең халык шагыйре Янка Купала музее экспозициясе һәм белорус халык һөнәрчелеге эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмә тәкъдим ителәчәк.
Сәгать икедә Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә Беларусь Республикасының атказанган коллективы «Сваякі» ансамбле һәм «Ворожея» рус җыры театры катнашында зур концерт башланачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте