9 апрельдә Василий Аксёнов музей-йортында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче күренекле кинодраматург Илья Рубинштейнның иҗат кичәсе уздырыла.
Очрашу тамашачы белән әңгәмә рәвешендә үтәчәк. Рубинштейн казанлылар алдында сценарийлар авторы, шагыйрь, документалист, юморист буларак чыгыш ясаячак.
Билетлар: https://screenplay-online.ru/bronirovanie-biletov/
2-905-400
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте