Татарстан Республикасы Президентына Болгар шәһәрендәге мәчет комплексының проекты тәкъдим ителде

2010 елның 28 июле, чәршәмбе

     26 нчы июльдә Казан Кремлендә Болгар шәһәрендәге мәчет комплексының проекты тәкъдим ителде.

     Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасың Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Татарстан республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, проектның архитекторы Сергей Шәкүров катнаштылар.

     Булачак комплекс составына мәчет, мәдрәсә, шәйх-әл-ислам резиденциясе (монда дин вәкилләре белән рәсми очрашулар уздыру, кунаклар кабул итү планлаштырыла) керәчәк. Комплексны Икмәк музее янында салырга ниятлиләр, музей исә Болгар шәһәрчеге янында – Иделнең сул як ярында төзләчәк. Комплексны проектлаштыру белән Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчете авторларының берсе – архитектор Сергей Шәкүров шөгыльләнә.

     Проект турында фикер алышу барышында Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев проектның тәкъдим ителгән вариантының ахыргы түгеллеген, киләчәктә аңа үзгәрешләр кертү ихтималы барлыгын билгеләп үтте. Әмма булачак комплексның барлык биналарының өслеген каплау өчен мәрмәр кулланылачагы инде бүген үк билгеле.

     Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Проектны төзегәндә һава торышы тәэсире дә исәпкә алынды: мәчет ансамбле һәртөрле температурага чыдам иң сыйфатлы материаллардан төзеләчәк”, - дип ассызыклады.

     *“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International