27 мартта «Брависсимо» классик һәм заманча музыка мәгърифәти абонементының йомгаклау концерты булды.
Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры солисты Евгений Либерман концертка аерым бер бәйрәм төсе бирде. Ул Дж.Пуччини операларыннан иң яхшы арияләр, шулай ук камера музыкасы һәм рус романсының иң гүзәл үрнәкләрен башкарды.
Концертта шулай ук «Яңа музыка» камера оркестры, арфачы Ольга Селезнёва катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте