Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе үз тарихына багышланган очерклар бастыра башлый

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең оештыру-методика эше һәм библиография эшчәнлеге бүлеге «Китаплар. Кешеләр. Китапханә. Китаплар аша кешеләргә хезмәт итәбез» дигән проект кысаларында китапханә эшчәнлегенең төрле чорларына, аның үсешенә зур өлеш керткән китапханә хезмәткәрләренә багышланган тарихи һәм библиографик очерклар бастыруны башлап җибәрә.

Очерклар белән учреждение сайтында «Китапханә юбилеена» http://rsbsrt.ru/ub/ бүлегендә танышырга мөмкин. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International