27 мартта Казанда Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк (сайлап алу) этабы узды.
Бу фестиваль халык хор коллективлары (һөнәри һәм үзешчән ) арасында өч этапта – төбәк, өлкә һәм Бөтенроссия этапларында уздырыла.
Быел конкурста Татарстан Республикасының төрле район-шәһәрләреннән 10 коллектив (400гә якын кеше) катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте