20-22 апрельдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында «Иди и смотри» студентларның өченче халыкара кыска метражлы кино фестивале узачак.
Быел ул Россия киносы елына багышлана.
Фестиваль студентларның милләтара һәм халыкара элемтәләрен ныгытуга, иҗади һәм талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Өч ел эчендә анда Россия Федерациясеннән генә түгел, чит илләрдән дә берничә йөз студент катнашты.
Быелгы фестивальдә катнашкан һәр фильм Татарстан Республикасының кинематография өлкәсендә эшләүче танылган шәхесләре бәясен алачак. Барлык лауреатлар һәм җиңүчеләргә фестиваль спонсорларыннан бүләкләр тапшырылачак.
Фестиваль программасы өч көнгә каралган. Шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе кинематография әһелләре осталык дәресләре уздырачак.
89600559141, marimak254@gmail.com
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте