"Тантана" театр премиясе тапшырылды

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Бүген, Халыкара театр көнендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, традицион рәвештә, “Тантана” (“Триумф”) республика театр премиясен тапшыру чарасы уздырылды. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә иҗат һәм иҗтимагый тормышта казанышлары өчен гамәлгә куелган әлеге премия быел алтынчы тапкыр тапшырылды. Бүген аңа 40 номинант дәгъва кылды.

Быел “Тантана”да катнашырга дәүләтнеке булган 15 һәм дәүләтнеке булмаган 6 театрдан барлыгы 128 заявка килгән.

“Дебют” номинациясенә 12 театр коллективыннан 14 заявка; “Намус һәм тугрылык” номинациясенә 10 коллективтан 11 заявка; “Курчак театрының иң яхшы артисты” номинациясенә 2 театрдан 2 заявка; “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясенә 12 коллективтан 14 заявка; “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясенә 11 коллективтан 15 заявка; “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясенә 14 коллективтан 15 заявка; “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясенә 12 коллективтан 14 заявка; “Актерлар ансамбле өчен” номинациясенә 11 коллективтан 12 заявка; “Ел вакыйгасы” номинациясенә 12 коллективтан 14 заявка, “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясенә 8 коллективтан 11 заявка, “Музыкаль театрның иң яхшы актеры” номинациясенә 2 театрдан 3 заявка килеп ирешкән.

Жюри составында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шагыйрь, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов кергән.

Лауреатларга 50 шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International