«Федераль Мәдәният палатасы» эш бирүчеләрнең гомумроссия тармак берләшмәсе һәм «РусКультФонд» мәдәни-мәгърифәти, тарихи-патриотик хәрәкәтләр һәм оешмалар фонды Кызыл мәйдандагы «Спас манарасы» халыкара хәрби музыкаль фестивале ярдәме белән быелның 28 маеннан 1 июненә кадәр Мәскәүдә «Бәрмә уен кораллары парады» («DrumsfestRussia») халыкара яшьләр фестиваль-конкурсын уздыра.
Алты ел дәвамында конкурска Россиядән һәм күп кенә чит илләрдән меңәрләгән талантлы яшьләр җыела.
Быел конкурс Воробьевы горыдагы Мәскәү пионерлар сараенда, Горький исемендәге паркта, ә җиңүчеләр катнашачак йомгаклау концерты 1 июньдә Кремль диварлары янындагы Александр бакчасында узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте