21 мартта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Пекиндагы Россия мәдәният үзәгендә Шанхай хезмәттәшлек үзәгенең 15 еллыгына багышланган «Бөек ефәк юлы» күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан узган елның 29 июненнән 8 июленә кадәр оештырылган хәзерге заман сәнгатенә багышланган халыкара арт-симпозиумында катнашучыларның эшләре куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте