Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын күңелдән Халыкара театр көне белән тәбрик итәм!
Театр гаять мактаулы һәм әһәмиятле эш башкара. Сәнгатьнең әлеге төре тамашачының дөньяга карашын, әхлакый принципларын формалаштыра, кешеләрдә иң күркәм сыйфатлар тәрбияләргә омтыла, матурлык, мәхәббәт һәм игелек төшенчәләрен аңларга һәм шуларны маяк итеп яшәргә өйрәтә.
Республикада театр сәнгате ике йөз еллык үсеш юлы узды. Василий Иванович Качалов артист буларак нәкъ менә Казанда танылды. Милли ренессанс хәрәкәте иң югары ноктасына күтәрелгән чорда барлыкка килгән татар театры драматургия, актерлык осталыгы үсешенә көчле этәргеч бирде, татар мәдәниятенең яңа сәхифәсен ачып җибәрде.
2016 елда театр җәмәгатьчелеге Татарстан җирендә татар һәм рус театрлары үсешен чагылдыручы ике зур датаны билгеләп узачак. Беренчесе – В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Академия рус Зур драма театрының 225 еллыгы, икенчесе – татар профессиональ театрына нигез салынуга 110 ел тулу.
Татарстан Республикасы Россиядә күренекле һәм тиз үсеш-үзгәреш кичерә торган театр үзәкләренең берсе булып танылды. Федор Шаляпин исемендәге опера, Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивальләре, төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале һәм форумы, К.Тинчурин исемендәге милли драматургия театр фестивале, «Шомбай-фест» һәм «Эш аты» курчак театры фестивальләре халыкара күләмдә белгечләрнең һәм тамашачыларның югары бәясенә лаек булды.
Татарстан театр коллективларының Бөтенроссия һәм халыкара фестивальләрдә актив катнашуы, чит илләрдә, республикадан еракларда да иҗатлары зур уңыш казануы игътибарга лаек.
Халыкара театр көнендә зур иҗади казанышларга ирешкән коллективларга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясе тапшырылачак.
Гомерләрен театрга багышлаган иҗат әһелләренә зур уңышлар, тамашачыларның ихлас мәхәббәтен һәм күркәм җиңүләр телим.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин