Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Бу көн җәмгыятьнең рухи үсешенә һәм бай мирасыбызны танытуга бәяләп бетергесез әһәмиятле өлеш кертүчеләрне, күпмилләтле Татарстан Республикасы мәдәниятенең бүгенгесенә, үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркемне берләштерә!
Мәдәният хезмәткәрләре көне - театрлар, музейлар, китапханәләр, клублар, сәнгать мәктәпләрендә эшләүчеләр тантанасы генә түгел, бу көнне безнең белән бергә массакүләм мәдәни чараларга йөрүче күпсанлы тамашачылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, укучылар һәм музей сөючеләр, мәдәният җәүһәрләре, иҗади яктан ачылу шәхес буларак үсүенең аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән һәркем бәйрәм итә.
Татарстан бүген әйдәп баручы россиякүләм мәдәни мәйданчык, ә аның меңьяшәр башкаласы – чал Казан Россиянең мәдәни мәркәзләреннән берсе булып танылды. Биредә зур халыкара форумнар һәм фестивальләр уздырыла, Татарстан коллективлары һәм артистларының осталыгы дөнья тамашачыларын әсир итә. Татарстанның архитектура, тарих һәм мәдәният истәлекләрен күрергә теләүче туристларның саны көннән-көн арта.
Нуриев исемендәге балет һәм Шаляпин исемендәге опера, «Ак канәфер» һәм «Рахлин сезоннары» фестивальләре, «Нәүрүз» төрки халыклар театр фестивале һәм «Созвездие – Йолдызлык» яшьләр эстрада фестивале республиканың чын-чынлап мәдәни йөзек кашына әйләнде.
Тарихи-мәдәни мирас истәлекләрен торгызу буенча тиңдәшсез проектлар гамәлгә ашырыла, шулар арасында иң күренеклеләре, әлбәттә, Бөек Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге. Казанның тарихи үзәген торгызу буенча комплекслы эш алып барыла, яңа музейлар, театрлар, мәдәният йортлары төзелә. Безнең һөнәр ияләре – кызыклы, иҗади, мавыгучан, инициативалы шәхесләр. Мәдәнияттә битарафлар да, очраклы гына адашып килеп керүчеләр дә юк. Бу эш бары талантлыларга, нык рухлы һәм олы йөрәклеләргә генә төс.
Сезгә чын күңелдән иҗади уңышлар, сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!
Олы ихтирам белән,
Татарстан Республикасы мәдәният министры
Айрат Сибагатуллин