24 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Милли музее белән бергәләп «Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре» республика фәнни-гамәли семинарын уздыра.
Анда дәүләт, муниципаль, ведомство музейлары җитәкчеләре, Татарстан музейлары ассоциациясе әгъзалары, корреспондент пунктлары җитәкчеләре катнаша.
Программада Татарстан музейлары, Татарстан музейлары ассоциациясе эшчәнлеге, «Музей язы – 2016» акциясен уздыру белән бәйле мәсьәләләр каралачак. Шулай ук 2015 елның «Иң яхшы корреспондентлык пункты» конкурсына йомгак ясалачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте