«Бүләк тапшыру көннәре» мәдәни мирасны саклап калуга үзеңнән өлеш кертү, исемеңне Татарстан Республикасы Милли музееның бүләк тапшыручылар китабы сәхифәләренә кертү мөмкинлеге бирә.
2016 ел – Россия киносы елы, Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы. Иске, тарихы кызыклы әйберләрне шушы вакыйгаларга туры китереп алып килү аеруча отышлы булачак. Иске телевизормы, радиоалгычмы, фотоаппаратмы... Бар да бик кызыклы.
Аеруча игътибарны җәлеп иткән әйберләр 5 апрельдә күргәзмәгә чыгарылачак һәм берничә номинациягә бүлеп күрсәтеләчәк: