Бөгелмә районы үзәк балалар китапханәсендә «Балалар китабы атнасы»

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Күптәнге яхшы традиция буенча язгы каникулның беренче көнендә Бөгелмә  районы үзәк балалар китапханәсендә «Балалар китабы атнасы» ачылды. Программаны алып баручылар әлеге бәйрәм, китапханәнең тарихы турында сөйләделәр. Соңрак сәхнәгә әкият геройлары -  Шүрәле, Су Анасы, Убырлы карчык, Кикимора һәм башкалар чыкты. Балалар алар белән бергә бәйрәм кичәсенең мавыктыргыч вакыйгаларында үзләре дә катнаштылар.  Аннары иң яхшы китап укучыларны бүләкләү тантанасы, концерт булды. Бәйрәм матур тәэсирләр калдырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International