«Манеж»да «Казан. Кинематограф. Гасырдан - гасырга» күргәзмәсе

2016 елның 22 марты, сишәмбе

21 марттан «Манеж» күргәзмәләр залы көндезге сәгать уникедән кичке унга кадәр ачык. 20 апрельдән монда «Казан. Кинематограф. Гасырдан - гасырга» күргәзмәсе эшли.

Татарстанда кино сәнгате үсешен, кино төшерүчеләрнең буыннан буынга күчеп килгән традицияләрен, яңа һәм иске технологияләрнең  бергә үрелә баруын Казан Киностудиясе, «Татаркино» ДБМУ, шулай ук хосусый күчмә музей өчен  коллекция туплаучылар  Олег Суров һәм Виктор Клячкин тәкъдим иткән кино сәнгатенә кагылышлы экспонатлар – кинопроекторлар, тавыш яздыру җайланмалары, иске фото- и видеокамералар, яктырту җиһазлары ачык чагылдыра.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International