«Хобби бум» - мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең кул эшләреннән төзелгән күргәзмә Чаллыда беренче тапкыр уздырыла. Монда эшләнмәләрнең нинди генә төрләре юк! Пластика, рәсем, чигеш, бәйләү, костюмнар... Барлыгы сиксәннән артык экспонат мәдәният өлкәсендә гаять талантлы кешеләр эшләвен күрсәтә. Шулай ук яңа техникада башкарылган эшләр дә шактый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте