Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге Болоньядагы күргәзмәдә

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Болоньядагы күргәзмәдә Россия стендында Татарстаннан «Татармультфильм» һәм  Татар Балалар нәшрияты катнаша. «Татармультфильм» ике ел дәвамында Мәдәни көндәлекне эшләү һәм чыгару белән шөгыльләнә. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты химаясе белән башкара.  Рус һәм татар телләрендә чыгарыла торган «Мәдәни көндәлек» проекты халыкара күргәзмәдә кызыксыну уятыр дип көтелә, чөнки быел анда балаларның күп телләр белүе мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

5 апрельдә Россия стендында Татарстан балалар нәшриятлары белән таныштырачаклар.   Үзләренең яңа идеяләрен нәшрият җитәкчеләре   Марат Ганиев һәм Анна Белоброва тәкъдим итәчәк.

Болоньядагы күргәзмә –  балалар китабына багышланган иң күренекле халыкара форумнарның берсе. Татарстан монда беренче тапкыр катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International