Кариев театры Арча районына гастрольгә җыена

2016 елның 18 марты, җомга

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 25-30 мартта  Арча районында иҗат сәфәрендә була. Арчалылар  кичен «Кичер мине, әнкәй!» (Рабит Батулла) спектаклен карый, ә балаларга ТР ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә әзерләнгән “Супер Светофор” (Аманулла) спектакле тәкъдим ителә.

25 март  – Сикертән,

26 март – Курса,

27 март - Наласа,

28 март – Апаз,

29 март - Иске Ашыт,

30 март – Арча районы мәдәният йорты.

Спектакльләр 19.00 сәгатьтә башлана. Балалар өчен булган тамашалар: 9.00, 11.00 сәгатьләрдә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International