30 марттан 1 апрельгә кадәр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе белән мәдәни хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе андагы мәдәният учреждениеләре эше белән танышачак. Делегация составына муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары мәдәният идарәләре башлыклары, шәһәр һәм авыл мәдәният учреждениеләре директорлары кертелгән.
Татарстанлылар Мәскәүнең «Митино», «Зил» мәдәният үзәкләре эше белән танышачак, Мәскәү өлкәсендә мәдәният учреждениеләрендә, ил башкаласындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуларда катнашачак.
Шулай ук түгәрәк өстәлләр уздыру да каралган. Аларда Татарстан мәдәният хезмәткәрләре Мәскәү Мәдәният департаменты һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре белән очрашачак.