Лундстрем-Fest-100 халыкара джаз фестивале

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Апрельнең  5 еннән 7 сенә кадәр  Казанда Лундстрем-Fest-100 халыкара джаз фестивале уздырыла. Апрельдә Олег Леонидович Лундстремның тууына 100 ел тула.

Проектка ике концерт, фәнни-гамәли конференция һәм иҗади очрашулар керә. Россиянең халык артисты Борис Фрумкин җитәкчелегендәге Олег Лундстрем исемендәге оркестрның чыгышы казанлыларга зур бүләк булачак.   Музыкантлар 5 апрельдә ДЗКЗ сәхнәсендә чыгыш ясый, Россиядә иң танылган джаз җырчысы Анна Бутурлина махсус кунак итеп чакырылган.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International