24 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре» республика фәнни-гамәли семинарын уздыра. Ул иртәнге сәгать унда башлана. Анда дәүләт, муниципаль, ведомство музейлары, корреспондент пунктлары җитәкчеләре катнаша.
Программада Татарстан Республикасы музейлары, Музейлар ассоциациясе эшчәнлеге мәсьәләләре буенча, «Музей язы - 2016» акциясен уздыру турында фикер алышу була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте