21 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Пекиндагы Россия мәдәният үзәгендә «Бөек ефәк юлы» күргәзмәсе ачыла. Ул Шанхай хезмәттәшлек оешмасының 15 еллыгына багышлана.
Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында узган елның 29 июненнән 8 июленә кадәр үткәрелгән Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумында катнашучылар эшләре куелган. Унынчы арт-симпозиум күп кенә илләрнең мәдәнияте, тарихы өчен уртак булган Бөек ефәк юлы темасына багышланган иде.
Пекиндагы күргәзмәне ачканда татар җырчылары, милли уен коралларында уйнаучы артистлар чыгышы, милли ризыклар белән сыйлау, сувенирлар тамашачыларның күңеленә хуш килер дип уйлый оештыручылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте