«Хезмәт кешесе» икенче Россия кино һәм интернет-проектлар фестивале

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

«Хезмәт кешесе» икенче Россия кино һәм интернет-проектлар фестивале апрельнең 7 сеннән 9 ына кадәр Чиләбедә узачак.

 «Хезмәт кешесе» - игътибар үзәгендә иҗади хезмәт белән шөгыльләнүче, шул юлда зур уңышларга ирешкән кешеләр турында кино һәм интернет-проектлар торган кинофестиваль буларак Россиядә бердәнбер. Фестивальне оештыручылар анда катнашуга гаризалар алуны дәвам итә. Һәр көн саен уен фильмы, документаль фильмнар, интернет-проектлар,  телепроектлар/телепрограммалар юнәлешләрендә бирелгән эшләрне фестивальгә тәкъдим иткән гаризалар теркәлә.  

Конкурска йомгак ясалгач, жюри җиңүчегә «Зур алтын бияләй» тапшырачак.

Гаризалар 30 мартка кадәр  trudfest@mail.ru электрон адресына кабул ителә, фестивальгә 2006 елга кадәр төшерелгән продукция кабул ителми.  

trudfest.ru.

+7 343 350 00 40, +7 343 350 00 15

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International