12-13 мартта «Иделкәем» республика смотр-конкурсы жюрие Лениногорск, Бөгелмә һәм Азнакай шәһәрләрендә республика муниципаль районнары театр коллективлары чыгышын карап бәяләде.
Һәр спектакльдән соң жюри режиссерлар белән бергәләп аңа анализ ясады, тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр бирде.
Смотрның киләсе турлары Мөслимдә (19 март) һәм Менделеевскида (20 март) узачак.
Сайлап алу турларыннан соң Казанда 23 мартта театр коллективлары смотры узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте