14 мартта Татар дәүләт филармониясендә популяр җырчы Газинур Фарухшинның юбилей концерты булды.
Актаныш ягында туып үскән, Казан дәүләт консерваториясендә атаклы педагог, профессор, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зөләйха Хисмәтуллина классында укыган җырчы, әле студент вакытында ук М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршында үз концерт төркемен оештырып, гастрольләргә йөри, Казан сәхнәләрендә концертларын оештыра. Укуын тәмамлагач Г.Фарухшинны Татар дәүләт филармониясенә солист-вокалист итеп эшкә чакыралар.
1980-1990 елларда татар эстрадасында Газинур Фарухшинның популярлыгы гаҗәеп югары була. Кабатланмас репертуары, гаять кызыклы тавыш тембры, башкарган җырларына куйган таләпләре һәм зәвыгы җырчыга шыгрым тулы заллар, тамашачының мәхәббәте булып әйләнеп кайта.
Ләкин узган гасырның 90 еллары азагында җырчы сәхнәдән китә һәм бу китү ун елдан артык вакытка сузыла. Г.Фарухшинның сәхнәгә кире кайтуын Татар филармониясендә барлык ветераннарны барлап, «Илһамият» клубы оештыру белән бәйләргә кирәктер. Ретро-концертларда катнашкан җырчыны тамашачы кайнар алкышларган күмә.
Сәхнә белән озак өзеклек сәбәпчедер – җырчының әлеге көнгәчә бернинди мактаулы исемнәре дә юк иде. «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме аңа 60 яшьлек юбилей концертында тапшырылды. Мактаулы исем турындагы таныклыкны җырчыга Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Рафаил кызы Камалова тапшырды. Рәсми котлаулар белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова һәм Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Назыйр улы Нуруллин чыгыш ясады.
Юбилей концертында Г.Фарухшинны котлап Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закиров, Татарстанның атказанган артисты Сәнифә Рангулова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзанур Фарухшин, Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Руслан Насыйбуллин, Энҗе Шәйморзина, музыкант Марат Шәйхетдинов, «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле һәм башкалар катнашты.