5,6,7 апрель көннәрендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре узачак. Бу көннәрдә театр Уфалылар игътибарына соңгы елларда дөнья күргән, тамашачыларның күңелләренә хуш килгән спектакльләрен тәкъдим итә.
Быелгы гастроль афишасын өч спектакль бизи: 5 апрельдә Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча “Эх, алмагачлары!” комедиясе; 6 апрельдә Хәй Вахитның “Туй алдыннан” моңсу комедиясе һәм 7 апрельдә Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде…” мелодрамасы, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.