Дәүләт рус музееның мәдәни-күргәзмә үзәге ачыла

2016 елның 15 марты, сишәмбе

19 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Дәүләт рус музееның, Россиядә беренче буларак, мәдәни-күргәзмә үзәге ачыла.  Бу вакыйга Рус музееның 118 еллыгына багышлана һәм Рус музее белән Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее арасындагы күпьеллык хезмәттәшлек нәтиҗәсе булып тора.  

 2014 елның декабрендә ике музей арасында «Рус музееның мәдәни-күргәзмә үзәге» проекты буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелде. 2014–2016 елларда Рус музее тупланмаларыннан Казанда берничә вакытлы күргәзмә узды.  

Мәдәни-күргәзмә үзәге Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музееның төп бинасы территориясендәге ике катлы, утар тибындагы аерым йортта урнашачак.  

Хөрмәтле журналистлар!

18 мартта сәгать 10да  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  МКҮ ачуга багышланган матбугат конференциясе була.

19 мартта 15.30да МКҮне ачу, 16.10 да – МКҮ белән журналистларны таныштыруда Россия Федерациясе Мәдәният министры  В.Р.Мединский катнаша,  16.30 да – Рус музее тупланмасыннан   К.П.Брюллов күргәзмәсен ачу.  

264-73-98, 89274253236

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International