Гагауз мәдәнияте көннәре

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

15 -17 мартта  Казанда гагауз мәдәнияте көннәре уза.

16 мартта иртәнге сәгать унда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Гагаузия һәм Татарстан язучылары, әдәбият белгечләре, тарихчылары һәм китапханәчеләре очрашуы була.  Кунаклар Милли китапханәгә бүләккә гагауз авторлары әсәрләрен алып килгән. Шулардан  «Гагауз әдәбияты почмагы»н ачу планлаштырыла. Кичке сәгать алтыда Качалов театрында Гагаузия сәнгать осталары концерты була. Анда Гагаузиянең «Дюз ава» халык җыр һәм бию ансамбле, популяр «Чаир» вокаль-инструменталь ансамбле, артистлар Людмила Тукан һәм Виталий Манжул чыгыш ясый.

prtatar@yandex.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International