Камал театрында М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театры чыгыш ясый

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

4 апрельдән 9 апрельгә кадәр Камал театры сәхнәсендә М. Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театры гастрольләре башлана. Афишада театрның Россия Федерациясе халык артисты, Россия Федерациясе дәүләт премиясе лауреаты Рифкать Исрафилов куйган иң яхшы спектакльләре күрсәтелгән. 

Быел М. Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театрына  160 ел тула. Казан гастрольләре шушы матур вакыйгага багышлана. 4 апрельдә театр драматург Юрий Поляков әсәре буенча куелган «Гөмбә-патша» спектаклен күрсәтәчәк.

5 һәм 8 апрельдә уйналачак «Малиновкада туй» комедиясе дә тамашачылар күңеленә хуш киләчәк.   

7 апрельдә – Рэй һәм Майкл Куни пьесасы буенча «Агай-энеләр» спектакле.

8 (843) 293 03 74

 Хөрмәтле журналистлар!

Сезне М. Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театры гастрольләренә  багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Камал театры (301 бүлмә),  10:00.

 Аккредитация: 8 927 446 45 42, 293 83 18, kamal.press@tatar.ru – Илшат Латыйпов (15 мартка кадәр).

orendramteatr@mail.ru

+79870086660, (3532)776150

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International