Чистайда Б.Л.Пастернак әсәрләрен иң яхшы башкаруга ел саен уздырыла торган «Иҗатка биреп күңел...» республика музей конкурсында катнашучыларның чыгышлары тәмамланды. 2016 елның 10 мартында гала-концерт булды, анда конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
Чистай дәүләт музей-тыюлыгы үткәргән конкурста Татарстанның 32 уку йорты катнашты (мәктәпләр,лицейлар,кадет мәктәп-интернатлары, көллиятләр). Б.Л. Пастернак әсәрләрен иң яхшы белүдә һәм башкаруда 2 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр 230 укучы ярышты. Аларны конкурс сынауларына 82 остаз әзерләгән иде (мәктәп директорлары, директор урынбасарлары, рус теле һәм әдәбияты, чит тел, музыка, хореография укытучылары, китапханә мөдирләре).
Гала-концерт тәмамланганнан соң киләсе конкурс елының темасы игълан ителде, дип хәбәр итә Чистай музей-тыюлыгының Матбугат хезмәте.