Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институтында Татарстанның балалар музыка мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары һәм музей белгечләре өчен семинарлар узды

2016 елның 11 марты, җомга

Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемен күтәрү) институтында 2016 елның 24 февраленнән 5 мартына кадәр Татарстанның балалар музыка мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен «Балалар музыка мәктәбе һәм урта махсус уку йортларында фортепиано укытуда заманча алымнар һәм технологияләр» дигән темага семинар булып узды.

Шулай ук 2016 елның 5 мартында Татарстан Республикасы музейлары белгечләре өчен дә «Музейларның фәнни-фонд эше: музей фондларын туплау, исәпкә алу, саклау һәм куллану проблемалары» дигән темага семинар да үз эшен тәмамлады.

Семинарлар барышында музыка укытучыларын һәм музей белгечләрен әзерләүне камилләштерүнең хәзерге проблемаларына кагылдылар.

Укулар Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы базасында узды.

Тыңлаучыларның фикерләре буенча, үткәрелгән семинарлар әһәмиятле, файдалы, эчтәлекле булган, социомәдәни өлкә белгечләренең белемнәрен яңартырга  булышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International