15 марттан 17 мартка кадәр Татарстанда Гагауз мәдәнияте көннәре уза

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Гагаузия һәм Татарстан арасында һәрьяклы хезмәттәшлек һәм элемтәләрне ныгыту максатында 2016 елның 15 мартыннан 17 мартка кадәр Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре уза.

 Шул уңайдан 2016 елның 16 мартында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Гагаузия һәм Татарстан язучылары, әдәбият белгечләре, тарихчылар һәм китапханәчеләр очрашуы була, гагауз әдәбияты күргәзмәсе оештырыла. Гагауз язучыларының әсәрләре Милли китапханәгә бүләк итеп бирелә һәм «Гагауз әдәбияты почмагы» ачыла.

16 мартта 18.00 сәгатьтә В. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында Гагаузия сәнгать осталары концерты була. «Дюз ава» гагауз халык җыр һәм бию ансамбле, «Чаир» вокаль-инструменталь ансамбле, танылган гагауз артистлары - халыкара конкурслар лауреатлары Людмила Тукан һәм Виталий Манжул үзләренең уникаль иҗатларын тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International