2016 елның 18 мартында Ростов өлкәсендә яшәүчеләр М.А. Шолоховның дәүләт музей-тыюлыгында «Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм хәзерге заман» күргәзмәсен карый алалар. Татар халкының мәдәни үзенчәлеген, милли гореф-гадәтләрен һәм төрле чор осталары сәнгатен ачып бирүче экспозиция бу өлкәдә яшәүчеләргә мондый күләмдә беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Элегрәк күргәзмә 2011 елда «Мәскәү Музее» музей берләшмәсендә Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында күрсәтелгән иде.
Татарстан Республикасы милли музее – Россиянең иң зур төбәк музейларының берсе. Аның тупламаларында Татарстан, Россия һәм дөнья халыкларының мәдәни-тарихи мирасын тәшкил итүче 900 меңнән артык музей предметы саклана. Атап әйткәндә, музей Казан татарларының декоратив-гамәли ядкәрләреннән торган уникаль этнографик коллекциягә ия. Татарларның йорт җиһазлары, хатын-кыз өс-баш киеме, шулай ук чигү һәм күн мозаика үрнәкләре, һәр гаиләдә булган чынаяклар һәм самавыр ише әйберләр тамашачыга татар мәдәнияте турында мәгълүмат бирә.
Оста чигүчеләр киемнең аерым детальләренә, көнкүреш (сөлге, ашъяулык, пәрдә) һәм дини йолалар белән бәйле әйберләргә (намазлык, Коръән тышлыклары) ачык төсле, матур бизәкләр төшергән. Гасырлар дәвамында алтын һәм төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеш чигү Казанда һәм Казан артында иң киң таралган кәсепләрнең берсе була.
Баш киемнәре (калфаклар һәм түбәтәйләр) һәм чигүле аяк киемнәре мәҗбүри атрибуты булган милли костюм зур кызыксыну тудырачак.
Гаять нәфис кабатланмас челтәр-бизәкләр рәвешендә «үреп» ясалган һәм төрле төстәге ташлар белән зиннәтләнгән көмеш һәм алтын ювелир бизәнү әйберләре милли киемнәрне тагын да матурлый.
Милли аяк киеме тегү сәнгате ерак гасырлардан мирас булып калган һәм Казан осталары тырышлыгы белән сакланып килгән. Чигүле аяк киемнәре зур популярлык казанды һәм үзенең оригинальлеге белән хәтта Европаны да таң калдырды.
Каллиграфия сәнгате картина кебек ясалган, график һәм чигелгән шамаилләрдә - татар йорты диварларын бизәүче дини һәм әхлакый эчтәлекле декоратив панноларда гәүдәләндерелә.
Күргәзмә 2016 елның 18 мартыннан 15 майга кадәр эшли.