Н.С. Михалковның Кинематография һәм театр сәнгате академиясе Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды белән берлектә Россия регионнарындагы яшь буын театр һәм кино белгечләрен профессиональ яктан үстерүгә юнәлтелгән максатчан программа башлаулары турында игълан итә. 2016 елда Тимченко Фонды ярдәме белән яшь белгечләрнең ташламалы шартларда Академиядә уку мөмкинлеге була. Күчмә кабул итү комиссиясе конкурслы сайлап алу үткәрә. Ул түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: актерлык сәнгате, кино һәм телевидение режиссурасы, операторлык һәм продюсерлык. Җиңүчеләр 2016 елның сентябреннән 2017 елның июнь аена кадәр уку өчен Мәскәүгә чакырыла.
Кабул итү комиссиясе апрель аенда эшли башлый. Вакыты турында өстәмә хәбәр ителә.
Н.С. Михалковның Кинематография һәм театр сәнгате академиясе www.academynsm.ru
Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды www.timchenkofoundation.org