Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан рәссамнар берлеге белән бергәләп 26 февральдән 6 мартка кадәр Болгар шәһәренә III Регионара арт-экспедиция оештырды. Проектта Татарстан Республикасы һәм күрше регионнардан 10 рәссам катнашты. Арт-экспедиция эше нәтиҗәләре буенча Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондына 14 сәнгать әсәре тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте