«Созвездие-Йолдызлык» - 2016 зона турларына бик күп гариза килде

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

 Сарманда «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр фестиваленең зона сайлап алу туры тәмамланды. Бу сезонда әлеге сайлап алу туры инде икенчесе, эстафета 1 мартта Лениногорск шәһәрендә башланган иде.

Сарман районы үзәге Мәдәният йортына Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарыннан 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәр 987 катнашучы җыелган иде. Яшь артистлар өч төп номинациядә чыгыш ясады: вокал (соло һәм ансамбльләр), хореография һәм конферанс.

Тур нәтиҗәләре буенча жюри 52 номерны сайлап алды. Иң яхшы дип табылган катнашучыларга Казанда узачак суперфиналга юллама бирелде. Моннан тыш, җиңүчеләр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының һәм район башкарма комитетының дипломнары һәм призлар белән билгеләп үтелде.

Тур кысаларында семинарлар һәм мастер-класслар үткәрелде.  Балалар фестивале республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә сайлап алу этапларын уздырачак.

31 мартка кадәр сайлап алу турлары Мөслим,  Чирмешән, Арча, Кукмара, Апас, Яшел Үзәндә үткәреләчәк. Бүген, 9 мартта, Яр Чаллы шәһәренең «Камаз» Мәдәният йортында зона туры ачыла.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International