14 мартта 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Уку залында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән очрашу кичәсе була.
Кичәдә Г. Камал театры артистлары башкаруында шигырьләр, җырлар яңгыраячак, музыкаль номерлар күрсәтеләчәк. Әсхәт Хисмәтов үзе яраткан җырларын башкарачак.
Керү ирекле.
Әсхәт Хисмәтов 1952 елның 1 гыйнварендә Татарстанның Әлки районы Түбән Әлки авылында туа. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар дәүләт Академия театры труппасына билгеләнә.