Мартның 10 сыннан 13 енә кадәр Татарстан Республикасының Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры Санкт-Петербургта чыгыш ясаячак. Артистлар Ф.И.Шаляпин музей-фатирында, Шереметев сараеның Ак залында, шулай ук Мария театрында концерт куячак. Татарстан коллективы башкала халкына аерым башкаручылар программаларын тәкъдим итәчәк, шулай ук «Поющая Масленица» беренче халыкара хор фестивалендә катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте