Казандагы мәдәни-күргәзмәләр үзәге Россиядә Ленинград өлкәсеннән читтә урнашкан беренче үзәк булачак
Иртәгә Казанда Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее территориясендә Рус музееның мәдәни-күргәзмәләр үзәге ачыла. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Рус музее директоры Владимир Гусев, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сөйләде.
"Казан өчен яз башында гаҗәеп вакыйга булачак. Шәһәребезнең мәдәни картасы Рус музее һәм Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее арасында хезмәттәшлекнең стандарт булмаган карары белән тулыланачак. Мәгълүм булганча, Рус музее дөньядагы иң зур рус сәнгате музее, абруйлы, фәнни-тикшеренү, күргәзмә һәм реставрация-саклау һәм методик үзәге санала, ул Россиянең барлык сәнгать музейлары эшенә кураторлык итә. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее базасында мәдәни-күргәзмәләр үзәге ачылу - мәдәни кыйммәтләрне үстерү буенча уртак эшебездә Татарстан һәм Россия Федерациясе сәнгатен үстерүдә бик мөһим адым. Без Рус музееның мәдәни-күргәзмәләр үзәгенең Казан, Татарстан кешеләрен һәм туристларны тагын бер тартып тору урыны булуын телим", - диде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары.
"Без күп филиаллар ачарга омтылмыйбыз. Казанда моның өчен бөтен шартлар да бар. Иң беренче чиратта, кабул итүче якның әзерлеге һәм коллективның профессиональлеге. Моннан тыш, Рус музееның да мөмкинлекләре бар. Безнең тупланма Третьяков галереясындагыдан күпкә зуррак һәм тулырак. Безнең хәзер 180 интернет-филиалыбыз бар, аларның 140ы - Россиядә. Аларның иң яхшылары тулы канлы музей булырга әзер. Әмма моның өчен төбәк җитәкчеләренең аңлавы кирәк. Филиалны ачу җиңел, әмма аны карап тотарга да кирәк, чөнки тантаналы чыгышлардан соң көндәлек мәшәкатьләр башлана. Кире элемтә булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Владимир Гусев.
"Мәдәни-күргәзмәләр үзәге нәкъ менә Сандецкий утарында ачылу закончалыклы. Безнең ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда рус сәнгатенең10 гасырдан алып 20-21 гасырларга кадәрге гаҗәеп коллекциясе бар. Һәм миңа Рус музеендагы хезмәттәшләребез моны беләдер кебек тоела. Безгә аны тәкъдим итү һәм күргәзмәләр үзәге ачылганчы проектлар белән эшләү бик кызыклы булды. Бездә 2008 елда «Архип Куинджи» күргәзмәсе оештырылды, ул тамашачыларда зур кызыксыну уята. Без андый проектларны кабул итә алабыз һәм Татарстанда рус сәнгатен белән кызыксыну көчле. Чыннан да, Рус музееның Россиядә 260 сынлы сәнгать музее эшчәнлегенә кураторлык итүе һәм аларның җитәкчеләренә экспонатлар белән эшләүдә кыйммәтле киңәшләр алуда мөмкинлек бирүе үзенчәлекле очрак. Рус музее белән эшләп, без аларда нинди проектлар барлыгын күрәбез һәм кайчагында аларны бездә дә оештыру теләге туа", - дип белдерде ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева.
Сүз уңаенда, Казанда Рус музееның филиалы Россиядә беренчесе булачак. Владимир Гусев киләчәктә илнең тагын биш төбәгендә мәдәни-күргәзмәләр үзәген ачу мөмкинлеге карала, дип өстәде. Моннан тыш, музей планнарында чит илләрдә, аерым алганда, Кытайның Пекин һәм Шанхай шәһәрләре, шулай ук Кубада өч филиал ачу ниятләре бар.
Казан мәдәни-күргәзмәләр үзәгенең беренче экспозициясе Карл Брюллов картиналары күргәзмәсе булачак. Алга таба үзәктә Рус музее һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмаларыннан елга бер-ике күргәзмә үткәрү ниятләнә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте