3 мартта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында «Абрамцев» дәүләт тарих-сәнгать һәм әдәбият музей-тыюлыгының тупланмаларыннан «Абрамцев пейзажы» күргәзмәсе ачылды.
Кайчандыр Абрамцев яисә Мамонтов сәнгать түгәрәгенә кергән, исемнәре бөтен дөньяда атаклы осталар – И.И.Левитан, В.М.Васнецов, А.М.Васнецов, В.Д.Поленов, Е.Д.Поленова, П.П.Кончаловский, И.С.Остроухов, К.А.Коровин, М.В.Нестеров, В.В.Рождественский, Р.Р.Фальк һәм башка шундый мәшһүр рәссамнарның 58 чын, ягъни күчермә булмаган картинасы куелган бу күргәзмә гаять кызыклы.
Ул 10 апрельгә кадәр эшли.
8-906-333-38-99
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте