6 – 7 мартта Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында «Точка.кино» кино мәктәбе белән бергәләп оештырылган «Киноленд» интерактив спектакле күрсәтеләчәк. Бу – 6 яшьтән алып 12 яшькәчә булган балалар өчен мәгърифәти-өйрәтү проекты. Күңелле бу тамаша балаларны кино сәнгатенең барлыкка килүе, үсеше белән таныштыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте