Июльнең 21 еннән 27 сенә кадәр «Клязьмадагы мәгънәле территория» яшьләр өчен Бөтенроссия мәгърифәти форумы мәйданчыгында Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән бергәләп «Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә яшь белгечләр» дигән махсус смена уздырачак.
Мәртәбәле кунаклар белән очрашулар, лекцияләр, осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, бәхәсләр, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә проектлар тәкъдим итү – болар барысы да смена программасына кертелгән.
Сменага милли-мәдәни мохтариятләр, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче журналистлар, дәүләт хезмәткәрләре, туган тел укытучылары, Дуслык йорты, Милләтләр йорты кебек оешмалар, милли парклар хезмәткәрләре чакырыла (22 -30 яшь).
http://ais.fadm.gov.ru/register/step
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте