Питрәч район мәдәният йортында «Иделкәем» смотр-конкурсының зона этабы узды

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында VII «Иделкәем» республика балалар-яшүсмерләр үзешчән театр коллективлары смотр-конкурсының   зона турларын уздыруны дәвам итә. 27-28 февральдә Питрәч район мәдәният йортында чираттагы зона туры һәм балалар театр сәнгате бәйрәме узды.  

Жюри барлыгы 13 драма һәм 3 курчак театры спектакльләрен карап бәя бирде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International