«Гаилә мәшәкатьләре» фильмы аерым аудиториягә күрсәтеләчәк

2016 елның 1 марты, сишәмбе

3 мартта кичке сәгать җидедә 3D Port cinema  кинотеатрының 5 нче залында (Әмирхан пр, 1, «Ривьера») Алексей Барыкинның «Гаилә мәшәкатьләре» фильмы аерым аудиториягә күрсәтеләчәк. Керү – чакыру билетлары буенча, журналистларга  PRtatar-cinema@yandex.ru адресына язып аккредитация узу зарур.  

Киң  прокатка картина 10 мартта чыгачак һәм Казанның барлык кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International