Февральнең 29ыннан 2 мартка кадәр М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсына катнашучыларны әзерләүче укытучылар өчен мәгърифәти семинар уза.
Анда Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары түбәндәге юнәлешләр буенча дәресләр уздыра:
1. Рус һәм татар телләрендә сәхнә сөйләме (теория һәм практика);
2. Конкурста катнашу тәртипләре.
236-77-31, 89872-96-32-23 std.tatar@yandex.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте