Хөрмәтле журналистлар!
1 мартта 18.00дә «Мир» кинотеатрында «Татаркино»ның «Республика хәзинәсе» дигән яңа проектына багышланган матбугат конференциясе була. Журналистлар белән әңгәмәдә «Татаркино» ДБМУ, Татарстан Республикасы Кинематографиячеләр берлеге, «Мир» кинотеатры вәкилләре, яшь режиссерлар һәм кино сәнгате өлкәсендә эшләүче башка әһелләр катнаша. Соңыннан «Кыска метражлы фильмнар» коллекциясеннән берничә картина да күрсәтеләчәк.
Программада: «Корыган елга», «Айсылу», «Кар бөртеге» һәм башка фильмнар.
Аккредитация: PRtatar-cinema@yandex.ru.
8 937 285 01 21, liana2508@inbox.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте