25-26 февральдә Мамадыш муниципаль районында керәшен авыл мәдәни-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
Анда республиканың төрле районнарыннан 110 белгеч катнашты. Әлеге семинар керәшен мәгърифәтчесе Василий Тимофеевның 180 еллыгына багышланган юбилей чараларының тәүгесе булды.
Беренче көнне керәшен мәдәниятен саклап калу мәсьәләләре буенча фикер алышу булды, чыгышлар тыңланды, осталык дәресләре уздырылды.
Икенче көнне семинарда катнашучылар кайбер авыл мәдәният йортларында керәшен мәдәниятен саклап калу һәм үстерү буенча алып барылган эш тәҗрибәсе белән танышты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте